Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Әтнәләр, без капчыкта ятмый

Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиев сүзләренә караганда, 6-14 май көннәрендә районыбызда 19 тапкыр юл кагыйдәләре бозу очрагы теркәлгән.

Бу хәбәрне кабат “Кызганыч хәл” дип дәвам итәргә туры килә – исерек хәлдә транспорт руле артына утыруда шикләнеп, янә 1 кеше эшен җәмәгать судына озатканнар. Моннан тыш, административ җәзаны тиешле срокта үтәмәгән 2 кеше тоткарланган. Шулай ук, 8 йөртүче куркынычсызлык каешын эләктермәгән һәм берәү баланы махсус утыргычта йөртмәгән, 2 юл һәлакәте ачыкланган.

Кабат исегезгә төшерәбез, административ штрафларны вакытында түләү шарт. Үзегез дә аңлыйсыздыр, без капчыкта ятмый. Ягъни, административ штрафны түләмичә калу мөмкин түгел, барыбер ачыкланачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев