Бүген Әтнәдә алкогольле эчемлек кулланган автомобиль йөртүче тоткарланды
Әлеге хәл юл хәрәкәте инспекторлары тарафыннан Олы Әтнә юлында теркәлгән.
Әлеге хәл район юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары тарафыннан Олы Әтнә юлында теркәлгән. Хокук бозучы автомобильдә идарә иткән вакытта юл иминлеге инспекторлары тарафыннан туктатылган. Тикшерү нәтиҗәсендә, шоферның алкоголь куллануы ачыкланган.
Исерек килеш руль артына утыручыга карата административ беркетмә төзелгән. Автомобиль исә штрафстоянкага озатылган.
Юл хәрәкәте иминлеге инспекторлары алкогольле эчемлек кулланган хәлдә руль артына утыруның никадәр куркыныч булуын искәртә. Мондый гамәлләр фаҗигагә китерергә мөмкин. Үзегезнең дә, башкаларның гомеренә дә зыян салмау өчен, исерек килеш рульгә утырудан тыелыгыз!
Бәйрәм көннәрендә юлларда хәвефсезлекне тәэмин итү максатыннан юл хәрәкәте иминлеге хезмәткәрләренең эшчәнлеге көчәйтелгән режимда дәвам итәчәк. Хокук бозу очракларына кискен чаралар күреләчәк.
Исегезгә төшерәбез, алкогольле исерек хәлдә транспорт белән идарә итү җитди административ җаваплылыкка китерә. Бу - машина йөртү хокукыннан мәхрүм итү һәм шактый зур күләмдә штраф түләү дигән сүз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев