Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Язгы каникуллар җитә

23 марттан 5 апрельгә кадәр, укучыларның язгы каникуллары чорында, Татарстан Республикасы территориясендә Дәүләт автоинспекциясе балалар өчен юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү буенча «Язгы каникуллар» чарасы үткәрә.

Бу чорда балаларның юлларда куркынычсызлыгын тәэмин итү аеруча мөһим, чөнки каникуллар вакытында аларның юлларда, су буйларында уйнаулары еш күренә.
Чара кысаларында, Дәүләт автоинспекциясе инспекторлары мәктәпләрдә һәм җәмәгать урыннарында балалар белән юл хәрәкәте кагыйдәләре буенча аңлату эшләре үткәрәчәк. Шулай ук, велосипедта, самокатта хәрәкәт иткәндә куркынычсызлык чаралары турында юл иминлеге инспекциясе җитәкчесе Айнур Ямалиев белән сөйләштек.
Юл иминлеге инспекторлары әти-әниләрне дә бу эшкә актив кушылырга чакыра.

- Балалар белән бергә юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлау, аларны юлларда һәм транспорт чараларында куркынычсызлыкка өйрәтү бик мөһим. Ата-аналарның үрнәге, аларның юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәве, балаларда куркынычсызлык тәртипләрен формалаштыруга уңай йогынты ясаячак.
«Язгы каникуллар» чарасының төп максаты – балалар арасында юл-транспорт тән җәрәхәтләре алуны профилактик кисәтү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен үтәүгә җаваплы караш тәрбияләү, шулай ук балалар һәм аларның ата-аналары арасында юлларда куркынычсызлык кагыйдәләрен искә төшерү. Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысын да игътибарлы һәм сак булырга чакыра һәм юл хәрәкәте кагыйдәләрен тайпылышсыз үтәү зарурлыгы турында искә төшерә.

- Республикада күпме кагыйдә бозу очрагы теркәлде?
- 2026 елның 2 аенда Татарстан Республикасында балалар катнашында 40 юл-транспорт һәлакәте булган, аларда бер бала һәлак булган һәм 45 бала тән җәрәхәте алган.
Юл-транспорт һәлакәтенә юлыккан балаларның күбесе пассажирлар булган. 22 юл-транспорт һәлакәтендә 1 бала һәлак булган һәм 27се яраланган.
Россия Федерациясе Юл хәрәкәте кагыйдәләренең 22.9 пункты нигезендә җиңел автомобильдә 12 яшькә кадәрге балаларны алгы утыргычта һәм 7 яшькә кадәргеләрне арткы утыргычта йөртү аның авырлыгына һәм буена туры килә торган балаларны тотып торучы җайланмалар кулланып башкарылырга тиеш. Дәүләт автоинспекциясе 12 яшькә кадәрге балаларны арткы утыргычта йөрткәндә дә балаларны тотып тору җайланмасын кулланырга киңәш итә. 12 яшьтән өлкәнрәк балалар куркынычсызлык каешын эләктерергә тиеш.
Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәрләре балаларны йөртү кагыйдәләрен бозуны кисәтү буенча актив эшне дәвам итәчәк. Мондый хокук бозу өчен административ хокук бозулар турындагы Россия Федерациясе Кодексының 12.23 маддәсенең 3 өлеше нигезендә машина йөртүчегә – биш мең сумга кадәр, вазыйфаи затларга – илле мең сумга кадәр, юридик затларга – ике йөз мең сумга кадәр штраф каралган.

- Җавапларыгыз өчен рәхмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев