Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

“Игътибар – балалар!” операциясе игълан ителде

Әлеге операция 22 майдан 5 июньгә кадәр дәвам итәчәк.

 “Игътибар – балалар!”  Агымдагы елның 4 аенда республика юлларында 16 яшьтән кечерәк балалар катнашында 95 юл-транспорт очрагы теркәлгән: 5се һәлак булган, 100 бала зыян күргән. Хәмит Бадиков Узган ел белән чагыштырсак , юл-транспорт һәлакәтләре 8гә кимегән, зыян күрүче балалар да 11гә аз. Әмма һәлак булучылар саны 2гә арткан. Ә менә пассажир-балалар катнашында 33 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда 2 бала һәлак булган һәм 36 бала зыян күргән. Былтыргы белән чагыштырсак, бераз кимү күзәтелә үзе. Җәй – балаларның велосипедта җилдерү чоры да әле ул. Велосипедта йөрүчеләр арасыннан да шушы 4 айда 4 юл-транспорт һәлакәтендә 4 бала зыян күргән. Балалар белән бәйле һәлакәтләрне профилактикалау максатыннан җәйге каникуллар чорында “Игътибар – балалар!” исемле оператив-профилактик чаралар уза. Эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсеннән хәбәр итүләренчә, районыбыз юлларында 22 майдан 5 июньгә кадәр “Игътибар – балалар!” операциясе игълан ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев