Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Юл аша чыкканда да, велосипед­та йөргәндә дә балаларга да, өлкән­нәргә дә игътибарлы булырга кирәк

Районның гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Алсу Мө­хәммәтҗанова ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев белән берлектә исәптә торучы Венера Абдуллина гаиләсе белән очрашу үткәрделәр.

Каникуллар  һәр укучының тормышында иң көтелгән вакыйга һәм ата-аналар өчен дулкынландыргыч чор.
Чөнки җәйге каникулларда балалар буш вакытларының күп өлешен урамда үткәрәләр. Нәкъ менә җәй ае укучыларның иң озын һәм көтеп алган озын каникуллары. Ни кызганыч, бу чорда фаҗигаләр дә килеп чыга. Еш кына фаҗигагә өлкәннәр үзләре гаепле.
Барлык ата-аналарга балалар бе­лән бергә юл йөрү кагыйдәләрен кабат исләренә төшерү максатыннан белгечләр төрле аңлату әңгәмәләре үткә­рәләр.
Юл аша чыкканда да, велосипед­та йөргәндә дә балаларга да, өлкән­нәргә дә игътибарлы булырга кирәк. Районның гаилә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгече Алсу Мө­хәммәтҗанова ЮХИДИ бүлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев белән берлектә исәптә торучы Венера Абдуллина гаиләсе белән очрашу үткәрделәр.
Очрашуның максаты – балаларның юл-транс­порт фаҗигасен ки­сә­тү. Бүлек белге­че Абдуллиннар гаи­ләсенә республика территориясендә юл-транспорт һәла­кәт­ләре статис­ти­касы һәм юл һәла­кәт­­­ләренең төп сә­бәп­­ләре турында сөйләделәр. Шулай ук җәяүлеләр юлы­­ның кагыйдәләрен катгый үтәү кирәк­­легенә һәм яктылык кайтаручы элемент­ларны, бигрәк тә тәүлекнең караңгы вакытында йөртүнең мөһимлеген искәрттеләр. Әңгәмә ахырында ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиев балигъ булмаган социаль хезмәт алучыларга истәлекле бүләкләр һәм яктылык кайтаручы элементлар бүләк итте.
Мәктәп укучыларының каникулларын куркынычсыз итү – өлкәннәрнең төп бурычы. 
– Каникуллар чорында машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә дә аеруча сак булырга кирәк. Кечкенә җәяүлеләр күңелсез хәлгә эләкмәсен өчен, юл йөрү кагыйдәләрен гел исләренә төшереп торырга тиешбез, – диде җитәкче.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев