Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Юл һәлакәтләре арткан

Район администрациясе каршында эшләп килгән юл иминлеге комиссиясенең чираттагы утырышы узды

Киңәшмәдә ахырына якынлашып килгән икенче кварталга да нәтиҗәләр ясалды, шул ук вакытта борчыган мәсьәләләр дә күтәрелде. Укып, ишетеп торасыз, соңгы вакытта район юлларында һәлакәтләр артты. 
Кызганычка каршы, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алучылар да бар.

Комиссия утырышында катнашучылар һәркайсы үзләренең башкарган эшләренә нәтиҗә ясадылар.

Утырыш хисап тотуга гына юнәлеп калмады, ә сөйләшү барышында ниндидер кимчелекне яки борчыган мәсьәләне хәл итү өчен фикер алышулар да булды.
Җәй ае, аның белән бергә мәктәп укучыларының озын, рәхәт каникуллары да дәвам итә.

Шушы чорны хәвеф-хәтәрсез үткәреп җибәрә алсак, күңелләребез тыныч булыр иде.
Соңгы вакытта яшүсмерләр арасында яңа төр техникалар күбәйде. Шулай ук олы юлда велосипедта йөрүче балаларны да еш очратырга була. 
14 яше тулмаган бала олы юлда йөрергә тиеш булмаса да, кагыйдәләр кызганычка каршы онытылып китә шул. 


Утырыш барышында рай­он­ның юл иминлеге җи­тәк­чесе Айнур Ямалиев үз чы­гышында юл-транспорт һә­ла­кәт­ләренең артуына басым ясап:
– Агымдагы елның 5 аенда район территориясендә 23 юл-транспорт һәлакәте теркәлде. 2 юл-транспорт  һәлакәтендә ике кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. Июнь аеның 19ына кадәр аралыкта 6 юл-транспорт һәлакәте теркәлеп, өчесендә дүрт кеше төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алды. 
Юл-транспорт һә­­ла­кәт­ләренең төр­ләренә килсәк, тән җәрәхәтләре алу­чылар белән булган юл-транспорт һәлакәте – 2, тех­ни­каның юлдан төшеп китү очрагы – 2, җәяүлене бәрдерү – 1. 
Шунысын да билгеләп үтәсе килә, 5 юл-транспорт һәлакәтенең 3се исерек затлар идарәсендә булган, – дип ассызыклап үтте җитәкче.
Кызганыч, районыбыз өчен зур саннар инде болар. Тигез юллар булгач, әлбәттә кызу йөрисе, тизлекне арттырасы килә. Шулай ук исерек килеш руль артына утыручылар да гел тоткарланып тора. Югыйсә, штраф суммалары да югары. Әмма сабак алырга гына теләмиләр.
“Татавтодор” оешмасының Арча филиалы Әтнә учас­тогы хезмәткәрләре үз чыгышларында район юлларының хәлатенә басым ясадылар. Бүгенге көндә юлларда ремонт, төзекләндерү эшләре бара. Шуңа күрә дә һәркайсыгыз игътибарлы булыгыз, тиеш­ле тизлекне сакларга тырышыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев