Бүгенге көндә вакыйганың сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итә Дәүләт автоинспекциясе үзенең Макс челтәрендә.
Актаныш районының 5 чакрымында Актаныш-Пучы автоюлында 39 яшьлек шофер, Honda мотоциклы белән идарә иткәндә, куркынычсыз тизлекне, дистанцияне сайламаган һәм алда хәрәкәт итүче МТЗ-82 тракторы тагылмасына бәрелгән.
Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә мотоциклчы һәлакәт урынында үлгән.
Бүгенге көндә вакыйганың сәбәпләре ачыклана, дип хәбәр итә Дәүләт автоинспекциясе үзенең Макс челтәрендә.
Татарстан Республикасы буенча ЭЭМ Дәүләт автоинспекциясе юл хәрәкәтендә катнашучыларны юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә чакыра!
Нет комментариев