ЮХИДИ хезмәткәре белән очрашу булып узды
Балаларны юл йөрү кагыйдәләренә өйрәтү – өлкәннәрнең: әти–әниләрнең, тәрбиячеләрнең һәм шулай ук ЮХИДИ хезмәткәрләренең төп бурычларыннан берсе булып тора.
Шушы максаттан Күлле - Киме балалар бакчасында ЮХИДИ хезмәткәре белән очрашу булып узды. Бу чараның максаты - балаларга юлда хәвеф - хәтәрсез йөрү кагыйдәләрен төшендерү һәм балалар арасындагы имгәнүләрне кисәтү. Балалар чара барышында үз–үзләрен юлда ничек тотарга кирәклеге, бигрәк тә юлны ничек аркылы чыгарга кирәклеге турында аңлатып сөйләде. Инспектор белән әңгәмә барышында балалар үзләре дә юл йөрү кагыйдәләре турында сөйләделәр һәм барлык сорауларга да актив җавап бирделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев