Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Кагыйдә бозучылар кимеми

Район автоин­спек­ция­сен­нән алган мәгъ­лүматларга кара­ганда, 16-22 октя­брь­ көн­нәрендә юлларда 20 юл хәрәкәте ка­гый­дәләрен бозу очрагы теркәл­гән.

Аерым алсак, узган 7 көндә куркынычсызлык каешын такмаган 8 йөртүче җаваплылыкка тартылган. Гел кисәтеп торуга карамастан, транспорт хуҗалары арасында моңа “төкереп караучылар” шактый шул. Иминлек каешы – автомобильдә йөрүчеләр өчен иң мөһим саклану чараларының берсе, югыйсә. 
Әтнә юлларында куркынычсызлыкны тәэмин итү максатыннан төнге рейдлар уза. Бу рейдларның төп максаты – җәяүлеләрнең киемнәрендә яктырткыч элементлар булуны күзәтү. Чөнки караңгы вакытта яктырткыч элементлар булмаган җәяүлеләр – юлларда куркыныч тудыручыларның берсе. Бу очракта 2 кешегә административ протокол төзелгән һәм яктылык кайтаргычлы жилетлар бүләк ителгән.
Тонировканың тиешле дәрәҗәдән артык булуы да җитди проблема бүгенге көндә. Караңгы пыялалар йөртүченең күрү мөмкинлекләрен чикли. Закон нигезендә машина пыялалары билгеле бер яктылык үткәрү дәрәҗәсенә ия булырга тиеш. Шул таләпне үтәмәгән 2 кешегә протокол төзелгән.
Шушы 7 көндә 2 юл һәлакәте теркәлгән. Юл кагыйдәләрен үтәмичә 2 машина йөртүче тиешсез урында каршы як полосага чыккан. Юл пычрак булган шартларда тизлекне арттыру, дистанцияне сакламау һәм игътибарсыз булу фаҗигагә китерергә мөмкин. Шуңа күрә һәр шофер юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, машинаның техник торышын даими тикшереп торырга һәм һава торышына карап тизлекне сайларга тиеш.
Моннан тыш, иминият документлары булмаган 3 кешегә һәм машина таныклыгы булмыйча йөргән 1 кешегә протоколлар төзелгән.
Юл иминлеге инспекторлары барлык автомобиль йөртүчеләрне һәм пассажирларны юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәргә, иминлек каешларын һәрвакыт кулланырга һәм юлда игътибарлы булырга чакыра. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев