22 октябрьдән 27 октябрьгә кадәр юл иминлеге инспекторлары тарафыннан район юлларында 13 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән.
Соңгы вакытта бик зур саннар күреп ияләшкәч, 13 саны бик аз кебек тоела. Әмма республикада иң кечкенә районнарның берсе булуын искә алсак, бу сан да булырга тиеш түгелдер кебек.
Шушы аралыкта 10 шофер куркынычсызлык каешын такмыйча йөргәннәре өчен җавапка тартылган. Нигәдер юл йөрү кагыйдәсенең нәкъ менә шушы пунктын игътибарсыз калдырырга яратабыз. Кызганычка каршы, шушы чорда 2 юл-транспорт һәлакәте дә теркәлгән. Бер йөртүче кечкенә баланы махсус креслога утыртмаган өчен административ җаваплылыкка тартылган.
Штрафын гына түләп булыр, хәвеф-хәтәр килеп чыкмасын. Бу очракта, бала гомерен акчага сатып алып булмаячак инде. Балалар өчен махсус креслолар — бу закон таләбе генә түгел, ә реаль яклау чарасы.
26 октябрьдән 8 ноябрьгә кадәр «Көзге каникуллар» профилактик чарасы башланды. Кич белән тиз караңгы була. Юлда йөргәндә яктырткыч элементларыгыз булуы мөһим дип кисәтә юл иминлеге инспекторлары.
Бу кечкенә гамәл синең һәм якыннарыңның гомерен саклап калырга мөмкин.
Нет комментариев