Май бәйрәмнәрендә Татарстан Дәүләт автоинспекциясе көчәйтелгән режимда эшләячәк
Бу хакта ведомствода хәбәр иттеләр.
Автоинспекторлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен тупас бозу очракларын ачыклау һәм булдырмауга аерым игътибар бирәчәк.
Билгеләп үтелгәнчә, республика районнарында махсус чаралар узачак, шул исәптән машина йөртүчеләрнең аекмы-юкмы икәнлеген тикшерәчәкләр.
Дәүләт автоинспекциясе юл йөрү кагыйдәләрен һәм иминлек чараларын үтәү, шулай ук балаларны махсус креслода йөртү кирәклеге турында искәртә. Моннан тыш, исерек хәлдә рульгә утыруның аяныч нәтиҗәләргә китерәчәге турында кисәтәләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев