Тикшерү үткәрелә, аның процессын прокуратура контрольдә тота.
Татарстан Республикасы Мамадыш муниципаль районында «Лада» машинасы белән трактор бәрелешкән. Авариядә дүрт кеше һәлак булды.
ТР прокуратурасы хәбәр иткәнчә, юл-транспорт һәлакәте 21:30 сәгатьтә Мамадыш-Кукмара-Ишкәй юлында булган. «Лада» йөртүчесе артык зур тизлек белән барган һәм алдагы тагылмалы тракторга килеп бәрелгән. Җиңел машинаның йөртүчесе һәм өч пассажиры урында ук үлгән.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсендә сөйләүләренчә, юл-транспорт һәлакәте урынына коткаручылар җәлеп ителгән.
Тикшерү үткәрелә, аның процессын прокуратура контрольдә тота.
Фото
Нет комментариев