Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
ЮХИДИ

Саннар һаман куандырмый

“Кышның соңгы атнасындагы юл куркынычсызлыгы саннары әллә ни куандырмый”, – дип көрсенә районның ЮХИДИ җитәкчесе Айнур Ямалиев.

21-28 февраль көннәрендә ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан куркынычсызлык каешын эләктермәгән – 4, автомобиль тәрәзәләрен тиешледән артык тонировкалаган – 3, иминият белешмәсез һәм руль идарәсе төзек булмаган берәр йөртүче тоткарланган. Моннан тыш, 23 автотранспортның номерлары укырлык дәрәҗәдә булмаган, ә 10 йөртүче каядыр ашыккан, документларын ук өендә калдырып юлга чыккан. Иң күңелсезе – бу чорда 1 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән. Бәйрәм алды булса да, шул ук күңелсезлекне дәвам итеп, 26 февраль көнне юлда тагын бер исерек йөртүче тоткарлануны хәбәр итәргә туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев