Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Юл иминлеге

Секундлар хәл итә

Юл фаҗигаләренең төп сәбәбе булып, күп очракта, юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, каршы як полосага чыгу тора.

Алда барган машинаны узу максаты белән каршы як полосадагы транспорт каршына чыгу иң куркыныч маневрларның берсе ул. Ни кызганыч, әлеге юл хәрәкәте кагыйдәсен бозу, күп очракта, кеше гомерен дә өзә.
Соңгы 5 айда район юлларында ЮХИДИ инспекторлары тарафыннан каршы як полосага чыгу буенча 18 протокол төзелгән. Кызганычка каршы, 1 юл һәлакәте дә теркәлгән. Әлеге юл һәлакәтендә бер кеше тән җәрәхәте алган.
— Каршы як полосага чыккан өчен 5 мең сум күләмендә штраф яки 4 айдан 6 айга кадәр йөртү хокукыннан мәхрүм итү каралган. Бу беренче тапкырында гына. Ел дәвамында икенче тапкыр эләксә, 1 елга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителә, — ди ЮХИДИ бүлекчәсе җитәкчесе Айнур Ямалиев.
Сүзен дәвам итеп: — Ашыгып, узышып йөрмәгез. Бер секунд кеше гомерен өзәргә мөмкин, — дип кисәтә.
Алда бәйрәм, юлда транспорт хәрәкәте дә күп булачак. Шуңа күрә дә, игътибарлы булыйк, юлларда ашыкмыйк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев