Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

Стенага борчак аткан белән бер

2026 елның 1 гыйнварыннан 23 мартына кадәр район юлларында 185 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлде.

Чыннан да, бүгенге көндә юл хәрәкәте иминлеге райондагы гына түгел, республикада да иң борчыган мәсьәләләрнең берсе. Кызганычка каршы, күпме генә сөйләнсә дә, язылса да, кисәтелеп торса да, юлларда

Кагыйдә бозуларның иң күбе – машинада саклану каешын такмый йөрүчеләргә туры килә. Барысы 62 очрак. Агымдагы елның өч ае төгәлләнмәгән дә әле, ә саннар куандырмый. Районыбызның юл иминлеге җитәкчесе Айнур Ямалиев белән кагыйдә бозулар турында сөйләшәбез.

- Агымдагы елның март ае төгәлләнмәде әле. Шушы аралыкта 4 исерек машина йөртүче тоткарланды. 18 кагыйдә бозу – алда барган техниканы узарга теләп, тиеш булмаган урында каршы як полосага чыгу очрагына туры килә. 8 җәяүлегә дә юл йөрү кагыйдәләрен бозганнары җавап тотарга туры кил. Моннан тыш, 9 машина йөртүчегә балаларын тиешле утыргычсыз йөрткәннәре өчен штрафлар салынды. 13 кеше штрафларын вакытында түләмәгән, 16 машина йөртүчегә тонировкасы тиешле дәрәҗәдән артык булган өчен,  21 кешегә иминият белешмәсе булмаган, 11 машина йөртүчегә номерлары пычрак булган өчен штрафлар салынган. Шушы аралыкта 23 юл транспорт һәлакәте теркәлде, - диде җитәкче

Кызганычка каршы, Россия, республика юлларында көн дә юл һәлакәтләре теркәлеп тора. Кеше гомерләре өзелә, гомергә гарип булып калучылар да бик күп. Һәлакәтләрнең күбесендә тизлекне тиешледән арттыру, ашыгу, игътибарсыз булу сәбәпче. Руль артына утырганбыз икән, үзебез турында гына түгел, башкалар хакында да уйларга онытмыйк. 28 марттан балаларның язгы каникуллары башлана. Юлларда икеләтә игътибарлылыкны арттырырга кирәктер. Әти-әниләргә дә балаларга кабаттан юл йөрү кагыйдәләрен исләренә төшерү дә зыян итми. Яңа гына руль артына утыручылар да игътибарлырак булсыннар иде.

Юл хәрәкәте инспекторлары ел әйләнәсе юлларда төрле рейдлар, операцияләр үткәреп кенә тора. Юл йөрү кагыйдәләрен бозу очраклары “Тоннель” операциясе вакытында күп ачыклана. Исерек килеш транспорт белән идарә итүчеләр дә аз түгел. 
– Транспорт чараларына массакүләм тикшерүләр үткәргән вакытта кагыйдә бозучылар күбрәк ачыклана. Кемдер иминлек каешын эләктермәгән, икенче берәүләр баласын махсус урындыкка утыртмаган була. Иминият полисы булмаганнар да еш очрый. Машина бит ул байлыгыңны, дәрәҗәңне күрсәтү түгел, ә хәрәкәт итү чарасы! Юлга көтмәгәндә бала-чага, өлкән кеше килеп чыгарга мөмкин. Шуңа күрә руль артында игътибарлы булсыннар иде! – ди районның юл иминлеге инспекторы Айнур Ямалиев. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев