Татарстан юлларында һәлак булучылар саны арткан
Ел башыннан бирле Татарстанда 1448 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда151 кеше, шул исәптән 6 бала һәлак булган
Эчке эшләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Дәүләт автоинспекциясе идарәсе башлыгы, полиция полковнигы Рөстәм Гарипов «Татар-информ» да узган матбугат конференциясендә шул хакта сөйләде.
«Бүгенге көнгә республика юлларында 151 кешенең гомере өзелде, бу узган елның шушы чорына караганда 26га күбрәк. Кичә генә юлларда дүрт кеше һәлак булды», - дип белдерде Рөстәм Гарипов.
Быел Татарстан юлларындагы юл-транспорт һәлакәтләрендә 1747 кеше төрле тән җәрәхәтләре алган, дип өстәде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев