Әтнәдә рейдлар дәвам итә
Әтнәдә эчке эшләр бүлегенең ЮХИДИ бүлекчәсе хезмәткәрләре белән берлектә оештырылган рейдлар дәвам итә.
Рейд барышында барлыгы биш протокол төзелгән. Бер йөртүче - документларын өйдә онытып калдырган, бер йөртүченең номерлары чиста булмаган, бер йөртүче - машинасының утын яндырмаган, бер йөртүче - штрафларын вакытында түләмәгән һәм бер җәяүленең киемендә яктырткыч элементлар булмаганы өчен протокол төзелгән.
Юлларда сак булыгыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев