Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Юл иминлеге

“Халык инспекторы” аша син дә ярдәм итә аласың

Татарстанда юл хәрәкәте иминлеге мәсьәләсе аеруча кискен тора. Районыбыз юлларында да әлеге мәсьәлә игътибар үзәгендә.

2026 ел башыннан районда 234 юл йөрү кагыйдәсен бозу очрагы теркәлгән. Шуның 37се –юл-транспорт һәлакәте. Кагыйдә бозуларның иң күбесе – саклану каешын эләктерми йөрүчеләр, барысы – 122 очрак. Моннан тыш, 11 машина йөртүче балаларын техникада йөрткәндә махсус утыргычка утыртмаган, 26 шофер тиеш булмаган урында каршы яктагы техниканы узарга чыгып, юл йөрү кагыйдәсен бозган. 17 кеше штрафын вакытында түләмәгән. 6 шофер транспорт белән исерек килеш идарә иткәне өчен тоткарланган. Моннан тыш, 15 җәяүлегә дә юл йөрү кагыйдәсен бозганнары өчен штрафлар салынган

Кагыйдә бозучылар белән көрәшү максатыннан республикада “Халык инспекторы” кушымчасы эшләп килә. Шәһәр халкы әлеге кушымтаны актив куллана. Әмма районнарда бу хакта белмәүчеләр дә бар. Ә бәлки белеп тә, начар булмыйм дип, әлеге кушымтаны кулланмыйлардыр. Әлеге кушымтаны максаты нинди, ул ничек эшли? Бу хакта район хакимияте каршында эшләп килгән юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе Айрат Каюмов белән сөйләшәбез.  

– «Халык инспекторы» кушымтасы турында аңлатып үтсәгез иде. Ул кешегә нинди мөмкинлекләр ача?
– «Халык инспекторы» мобиль кушымтасы – юл хәрәкәтен җәмәгать контролендә тотуның нәтиҗәле коралы. Ул кешегә юл йөрү кагыйдәләрен бозу очракларын турыдан-туры Дәүләт автоинспекциясенә юлларга мөмкинлек бирә. Кушымта хокук бозу урынын һәм вакытын автомат рәвештә терки, бу мәгълүматның төгәллеген тәэмин итә. Алынган хәбәрләр административ эш кузгату өчен нигез булып тора.

Юл хәрәкәте иминлеге комиссиясе рәисе аңлатып үтүенчә, теләсә кайсы граждан смартфонга “Халык инспекторы” (“Народный контроль”) кушымтасын күчереп алып, күзәтчелек органнарына хокук бозулар турындагы хәбәрне җибәрә ала.

Кушымтаның төп үзенчәлеге: штрафның 25 проценты күләмендә акча алырга мөмкинлек бирә. Шулай итеп, 2014 елда Татарстанда юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозучыларны ачыклау өчен «Халык инспекторы» дәүләт мәгълүмат системасы булдырылган иде. 2024 елның сентябрендә 7 категория буенча тәртип бозучылар турында хәбәр итүчеләрне акча белән кызыксындыру мөмкинлеге булдырылып яңартылган кушымта пәйда булды. Шулай итеп, хәзер кызыл утка чыгучыларны, каршы як полосадан баручылар, светофорның кызыл уты янганда «стоп-линиядән» чыгучылар, рульдә барганда телефоннан сөйләшүчеләр, иминлек каешын эләктермәүчеләр, җәяүлегә юл бирмәүчеләр, әйләнә-тирә мохитнең пычрануына шаһит булсалар, нәкъ менә автомобильләрдән җитештерү калдыкларын бушату яки агызу турында хәбәр юллап акча эшләргә мөмкин.

- “Халык инспекторы” кушымтасы юл йөрү кагыйдәләрен бозучыларны бергәләп ачыкларга, юлларыбызда тәртип урнаштырырга мөмкинлек бирә. Тик бу эштә юл иминлеге инспекторларының кайда икәнен хәбәр итүче мессенджерлар һәм социаль челтәрләрдәге группаларның тискәре йогынтысы бик зур, - диде комиссия рәисе Айрат Фәнил улы.

Юл ялгышларны кичерми. Шуңа күрә дә, юллардагы вакытсыз өзелгән гомерләрне булдырмас өчен бергәләп көрәшү кирәк. Бу – безнең уртак бурычыбыз. Һәрбер кеше, йөртүче дә, җәяүле дә, юл хәрәкәтендә катнашучы буларак, үзенең җаваплылыгын аңларга тиеш. Балалар бакчасыннан башлап, мәктәптә, югары уку йортларында юл хәрәкәте куркынычсызлыгы кагыйдәләрен өйрәнү, аларны ныгыту – киләчәкне саклау дигән сүз. Тиешле тизлекне үтәү, куркынычсызлык каешларын эләктерү, руль артына исерек килеш яки арып утырмау – молар барысы да гади, әмма бик мөһим таләпләр. Юл һәлакәтләренең күпчелеге нәкъ менә шушы кагыйдәләрнең бозылуыннан килеп чыга.

Ә инде бергәләп көрәшү дигәндә, без бары тик хокук саклау органнарын яки дәүләт структураларын гына күздә тотмыйбыз. Эш урыннарында, гаиләләрдә, дус-туганнар арасында бу теманы ешрак күтәреп чыгарга, юл хәрәкәтендә куркынычсызлыкның мөһимлеген ассызыкларга кирәк. Юл һәлакәтләре вакытсыз югалтулар гына китерми, ә гаиләләргә кайгы-хәсрәт алып килә. Шуңа да аек акыл, саклык һәм җаваплылык тоеп эш итик.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев