Зәй районында олы яшьтәге машина йөртүче юлда хатын-кызны бәрдереп үтергән
Юл иминлеге

Зәй районында олы яшьтәге машина йөртүче юлда хатын-кызны бәрдереп үтергән

Кичә Татарстанның Зәй районында кеше үлеменә китергән юл һәлакәте булган.

Республика Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматлары буенча, Chevrolet автомобиленең 68 яшьлек йөртүчесе машина юлыннан барган хатын-кызны бәрдергән.

60 яшьлек хатын-кыз алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлгән. Автоинспекторлар фаҗиганең сәбәпләрен ачыклый.

Татар-информ


Нет комментариев