Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Авыл җирлеге

“Безнең нәселне кем дәвам итәр?” - бәрәскәләр уйга салды

Кичә Ленин исемендәге нәселле терлек заводы җитештерүче авыл хуҗалыгы кооперативының еллык хисап җыелышы булды. Хуҗалык рәисе Илгиз Вилдан улы белән беррәттән ел дәвамында эшләнгән эшләренә Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Вафа кызы Фатыйхова да хисап тотты.

Бәрәскә республика күләмендә иң яхшы авыл җирлеге буларак танылды. Исебезгә төшерик әле, 26 ноябрь көнне, Лаеш мәдәният йортында Татарстанда авыл халкының һәм кече хуҗалык рәвешләренең эшлекле активлыгын арттыру буенча зона семинар-киңәшмәсе Түбән Бәрәскә авыл җирлеге башлыгы Аида Вафа кызы Фатыйхова “Иң яхшы авыл җирлеге” номинациясендә ТР Дәүләт Советы рәисе Ф.Х. Мөхәммәтшин, премьер-министр, авыл хуҗалыгы министры М.Г.Әхмәтов кул куйган Диплом һәм акчалата бүләк белән бүләкләнде http://atnya-rt.ru/news/arabyzdan-berebez/i-yakhshy-avyl-irlege-bashlygy-tn-rayonynda

     Ни өчен искә алдыммы? Үзем бу җыелышка менә шушы иң яхшы авыл җирлегенең эш тәҗрибәсе белән  таныштыру өчен бардым. Хәер, сез бу җирлекнең эшләре белән байтак таныш, чөнки сайтыбызда гел яктыртып барырга тырышам. Менә шул эшләрне тулаем күрсәтәсе килә. Әтнә районында менә шундый җирлекнең булуы белән горурланасы һәм аларның эшләү ысуллары белән таныштырасы килә. Тик алдан ук әйтим, авылларның бу дәрәҗәдә яшәве өчен хуҗалыкның Ленин исемендәге нәсел заводы кебек аякта нык басып торуы һәм аның рәисенең халык өчен барлыгын биреп яшәве, шул җирлектән чыгуы, иманлы булуы кирәк. Нәкъ менә шул иманлы булуында бар хикмәт.

Җирлектәге эшләр белән танышкан саен, “Аида, ничек сездә шулай да...” дип сүз башлавыма, дәвам итеп бетергәнче, “Бездә Илгиз Вилдан улы бар, хуҗалыгыбыз бар, авыл җирлеге үзе генә моның кадәр эш башкара алмый”, -дип әйтеп бетерә Аида Вафа кызы. Килешми булмый, бүгенге заманда баскан саен акча кирәк, ә башкасы турында хыялланырга да куркыта. Тик хуҗалык рәисе Илгиз Вилдан улы исә монда үзенең ролен күрсәтмичә: “Матди байлык кына әле ул берни дә түгел, акчаң булып кешеләрең эшләмәсә, менә монысы кыен. Ә безнең хуҗалыкта менә бу шулайрак, дип кимчелеген күрсәтә торган кеше дә юк. Матди байлык менә шул хезмәт кешесенең хәләл көче белән җитештерелә, һәм ул кешенең тормышы, яшәеше бар яктан да җитеш булырга тиеш...”- ди. Менә шундый үзара хөрмәт булганда, бәрәскәләр кебек яшәп була.

Авыл җирлегенең төп бурычы –ул җирлектәге халык белән эшләү. Безнең эшчәнлеккә бюджет үтәлеше, территорияләрне төзекләндерү, яшелләндерү, зиратларны тәртиптә тоту, урамнарны яктырту, аз керемле гаиләләрне социаль яклау, авыл җирлегендә урнашкан барлык төр оешмаларның эшчәнлеген контрольдә тоту, янгын куркынычсызлыгы таләпләрен үтәү һәм башка мәсьәләләр керә. Түбән Бәрәскә авыл җирлеге Әтнә районында зур җирлекләрнең берсе булып тора, ул 3 авылны берләштерә. Бүгенге көндә безнең җирлектә 696 хуҗалыкта 1514 кеше яши. Шуларның 713 е - эш яшендәгеләр, 402 - пенсионер, 270 – 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләр. Ленин исемендәге хуҗалыкта - 279 кеше, бюджет өлкәсендә - 65 кеше, башка өлкәләрдә 369 кеше хезмәт куя. 18 яшьтән – 35 яшькә кадәр авылда яшәгән яшьләр саны - 285 , шуларның 149 -ы авылда эшли, 136 кеше читкә йөреп эшләүчеләр, 61е – студентлар, шулар арасыннан Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында 21 егет һәм кыз белем ала. Ләкин монда шуны да искәртеп үтәргә кирәк: халык санын караган вакытта авылда теркәлеп, үзләре шәһәрдә яшәгән, безнең җирлек буенча 240 кеше бар. Тагын күңелне борчыган нәрсә - ул ялгыз гына яшәүче әби-бабайларның, апаларның саны да елдан – ел арта гына баруында...”- дип сөйли Аида Фатыйхова слайдлар күрсәтеп...

( Язманың дәвамын газетабыздан укырсыз)

Автор фотосы

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев