Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Аяк астында мең дәва!

Менә дигән «фотозона» да әле. Фотога төшәргә кызыксагыз, шыпырт кына адресын бирәбез. Бер-ике атнадан мамык кыры булачак.

Экссудатив диатез - тән бозылудан. 1 чәй калагы тузганак тамырына 1 стакан кайнап торган су салырга. 1-2 сәгатькә төреп куярга. Сөзеп алганнан соң , ашарга ярты сәгать кала көнгә 3-4 тапкыр чирек (1/4) стакан эчәргә. Матдәләр алмашын яхшырта. Балаларга да кулланырга ярый.

Холециститтан. 3 аш кашыгы вакланган тузганак тамырына 2 стакан су салып, салмак утта 20 минут кайнатырга. Ашарга ярты сәгать кала көнгә ике тапкыр ярты стакан эчәргә.

Сөяк сынганда. Тузганак чәчәген, үги-ана яфрагы чәчәген, сирень чәчәкләрен һәм әрекмән тамырын тигез өлеш алырга. Ярты литрлы шешәнең 3/4 өлешенә катнашманы салырга. Шешә тулганчы аракы салырга. Ким дигәндә 21 көн төнәтергә. Озак төнәтсәң дә ярый. Тәнгә тидерү өчен ясала. Бер үк вакытта мумиё эчү яхшы нәтиҗә бирә.

Эч кибүдән. 2 чәй калагы кипкән тузганак тамырына 1 стакан салкын су салырга. 8 сәгать төнәтергә. Ашар алдыннан көнгә 4 тапкыр чирек (1/4) стакан эчәргә.

Эч катудан (запор). 1 чәй калагы вакланган тузганак тамырына 1 стакан су салып, 20 минут салмак утта кайнатырга. Көнгә 3-4 тапкыр чирек (1/4) стакан эчәргә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев