Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Бакча җиләгеннән коры калмас өчен нишләргә?

Корткычларны юк итү өчен биопрепаратлар һәм халык ысуллары кулланыла.

Бакча җиләге даими карауны таләп итә. Без генә түгел, корткычлар да ярата аны чөнки. Җиләк үсентеләрен вакытында карарга өлгермәсәң, уңышсыз калуыңны көт тә тор.

“Яшел” блогер Мария Гарапшина куакларны эшкәртү өчен биопрепаратлар (бакчачылар өчен билгеләнгән теләсә кайсы кибеттә сатыла) кулланырга киңәш итә. Химик препаратлардан аермалы буларак, аларның кешегә зыяны юк.
Корткычларга каршы көрәшүнең халык ысуллары да бар.
“Май коңгызы личинкаларына каршы көрәшүдә нашатырь спирты ярдәмгә килергә мөмкин. Эремә әзерләү өчен 10 литр суга 2-3 аш кашыгы нашатырь спирты салып, болгатабыз. Һәрбер җиләк куагы төбенә 1-2 кашык эремә салып чыгабыз. Җиләк талпанына каршы исә суган кабыгы һәм сарымсактан эремә ясап кулланырга була. 10 литр суга 300-400 грамм суган кабыгы салып, бер атна төнәтәбез. Шуннан эремәне үсентеләргә бөркибез. Яисә 10 литр суга 100-150 грамм сарымсак (ваклап яки изеп) салып, эремә ясыйбыз. Сөзеп, үсентеләргә бөркибез”, – дип аңлаткан Мария “Челнинские известия” хәбәрчесенә.
Виктория түтәлен кырмыскалар да үз итә. Блогер әйтүенчә, алардан да халык ысулы ярдәмендә котылырга мөмкин. 1,5 стакан үсемлек маена 0,5 литр аш серкәсе өстәп, катнашма ясыйбыз. Кырмыска оясына шуны сибәбез.
Лайлачлардан (слизень) котылу өчен гәрчич кирәк. 10 литр суга 150 грамм гәрчич порошогы салып, эретәбез. Һәр куак төбенә сибеп чыгабыз.

Чыганак: https://vatantat.ru/2023/05/113499/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев