Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Чәчкә Африка дредлары ясатуның нинди куркынычы бар?

«Дредлар — явызлык ул. Артык тарттырмыйча, вакытлыча гына ясап торырга рөхсәт итәргә буладыр», — ди Галләмова.

Медицина фәннәре докторы, дерматолог-трихолог Юлия Галләмова чәче юка булган кешеләргә Африка дредлары ясату зыянлы булуын әйтте. Бу турыда ул «Говорит Москва» радиосына интервьюда сөйләде.

«Алар чыннан да зыянлы. Бу вакытта чәч бөртеге акрын гына фолликуласыннан тартылып чыга», — ди ул.


Табиб сүзләренчә, табигать үсеп килә торган чәчне тартып алмасыннар өчен бик катлаулы механизм барлыкка китергән. Ул чәч үсә торган урынның «йөрәге»н саклау өчен җайлаштырылган. Шушы урын бозылгач, чәч үсүдән туктый.

Галләмова дредлар ясаганда шушы урын механик юл белән җимерелә дип саный. Төп куркыныч — таз калу. Дредлар аркасында башта урыны-урыны белән таз урыннар барлыкка килүе ихтимал. Зыян дредларны алгач ук күренми.

«Дредлар — явызлык ул. Артык тарттырмыйча, вакытлыча гына ясап торырга рөхсәт итәргә буладыр», — ди Галләмова.

Шулай ук ул дредлар ясаткан кешеләрнең киңәшен тыңламаска кирәк дип искәртә. Имеш, аларның чәченә зыян килмәгән. Тик зыян берничә айдан соң гына күренергә мөмкин. Һәркем барысын да үзенчә кичерә, дип кисәтә табиб.

«Мин дредларга ничек кенә яхшы карашта булсам да, миңа да алар эстетик яктан ошый, күпләргә алар килешә дә, ләкин трихолог буларак мин бик каршы», — ди ул.

Ул шулай ук дредлар ясактан кешеләрнең баш юу белән дә уңайсызлыклар килеп чыгуын искәртә, диелә хәбәрдә.

Чыганак: https://intertat.tatar/news/questions_answers/06-09-2021/ch-chk-afrika-dredlary-yasatuny-nindi-kurkynychy-bar-5836447

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев