Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Йоклаганда ябыгасыгыз киләме?

Кичтән өч эчемлекнең берсен кулланыгыз.

Төнлә йоклаган вакытта ябыгу — күп хатын-кызларның хыялы. Бу мөмкин, дип ышандыра белгечләр. Хыялга ирешергә өч эчемлек ярдәм итә икән.

Кефир пробиотикларга бай — ул эчәк микробиомына уңай йогынты ясый, файдалы бактерияләр санын арттыра, ашказанын дөрес эшләтә, витаминнарны һәм минералларны нәтиҗәлерәк үзләштерергә ярдәм итә. Британиянең спорт медицинасы журналында басылган тикшеренү нәтиҗәләре бу эчемлекнең йокыны һәм физик мөмкинлекләрне яхшыртуын исбат иткән. Шуңа күрә йоклар алдыннан бер стакан кефир эчү — бик дөрес эш!

Ромашкалы чәйнең тынычландыручы эчемлек булуы сер түгел. Ул организмдагы глицин дәрәҗәсен күтәрә, нервларны тынычландыра. Тикшеренүчеләр ромашканың авырлыкны югалтырга булышканын да ачыклаган. Ә менә йоклар алдыннан гади чәй эчәргә кирәкми: кофеин йокы сыйфатын начарлатырга мөмкин, хәтта йокысызлыктан интекмәсәгез дә.

Төнгелеккә бер стакан виноград суты эчү дә яхшырак йокларга һәм йоклаганда майны яндырырга ярдәм итәчәк. 2015 елда «International Journal of Obesity» журналында басылган тикшеренү нәтиҗәләре йөземдәге антиоксидантның калория туплаучы ак майны калорияне яндыручы көрән майга әйләндерүен күрсәткән. Шул ук вакытта башка тикшеренү кысаларында галимнәр төнге сәгатьләрдә инсулин секрециясе, сут кебек гади углеводлар куллану аркасында, организмның циркад ритмнарын көйли, дигән нәтиҗәгә килгән.

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев