Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кайсы яшелчәне кайчан чәчәргә?

Үзегезгә саклап куегыз!

Иртә өлгерешле кәбестәне тәрәзә төбендәге савытларга 11-12 мартта чәчәбез, 45-50 көнлек рассада түтәлгә күчерелә. Кыраудан саклау өчен, өстен каплыйбыз. Кәлшәсен апрельдә теплицага чәчеп үстерергә дә була. Уртача өлгерешле кәбестәне 17-18 мартта лотокка чәчәбез. 40 көнлек рассада түтәлгә утыртыла. Соң өлгерешле кәбестәне 14 апрельдә теплицага чәчәбез, 40 көнлек рассада июньдә ачык грунтка утыртыла.

Башлы суган орлыкларын 1 мартта лотокка чәчәбез, 25 апрельдә ачык түтәлгә күчерәбез. Кабак, кабакчык, патиссон, кавын, карбызны 25-29 апрельдә ярты литрлы савытларга берәмләп чәчәбез, 7-8 июньдә ачык грунтка күчереп утырткач, өстен томалыйбыз.

Редисны теплицага 10-11, ачык грунтка 18-21 апрельдә, 4-5 майда чәчәбез. Порей суганын 12-15 февральдә чәчәбез, кәлшәсен 25 апрельдә түтәлгә күчерәбез. Кыяк суган үстерү өчен чемчекләрне теплицага 10-11 апрельдә, баш суган үстерү өчен ачык грунтка 4-5, 9 майда утыртабыз. Бәрәңгенең иртә өлгерешлесен 28-29 апрельдә, калганнарын 10-12, 20 майда утырту хәерле.

Базиликны вак савытларга 4-5, 9-12, 15-18 майда чәчеп, бер айлык рассадасын томат араларына, ачык грунттагы түтәлгә күчереп утыртабыз. Ногыт борчагы, гади борчак, фасольне,җир җылына төшкәч, 20-24 майда ачык грунтка чәчәбез. Кишер, петрушканы 13-14 апрельдә ачык грунтка чәчәбез. Чөгендернең рассадасын үстереп алу өчен, теплицадага 20 апрельдә, 11-12 майда ачык грунтка турыдан-туры чәчәбез. Соң чәчкәне кышын яхшы саклана.
 

Хәмидә Гарипова

Чыганак 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев