Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Мең дә бер киңәш

Кар төшкәнче чәчеп калыгыз...

Бакчагыз иртә яздан шау чәчәккә күмелер.

Кайбер чәчәк орлыкларын көздән чәчеп калдыру яхшырак. Шулай эшләгәндә иртә яздан бакчагызда аллы-гөлле чәчәкләр тирә-якка хуш ис таратып, ямь биреп утырачак.

Көннәр салкынайта башлагач, җылы көннәр инде башкача булмаячагын белгәч, орлыкларны чәчәргә була. Бу очракта алар чиргә дә бирешми, нык булып үсә. Бигрәк тә саргылт-кызыл эре чәчәкле искиткеч матур гайлардиянең, ап-ак төсле, хуш исле арабисның, чагу төстәге чәчәкләре белән күзнең явын алырлык эшшольциянең һәм меңьеллыкның орлыкларын нәкъ менә октябрьдә чәчү отышлырак.

Орлыкларны чәчкәч, өстенә ком сибеп, бер катлам кипкән яфраклар белән капларга онытмагыз!

Автор: Зөлфия Фәтхетдинова

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев