Резеда Гариповадан гортензияне ашлау ысулы
Мең дә бер киңәш

Резеда Гариповадан гортензияне ашлау ысулы

Гортензия әчкелтем туфрак ярата.

Кили авылында яшәүче  Резеда Гарипова сайт укучыларыбызга гортензияне ашлау ысулы тәкъдим итә.

Әлеге чәчәкләр әчкелтем туфрак ярата. Шуңа күрә төпләренә ылыс сипсәң була. Ашлау өчен Резеда түбәндәге ысулны куллана:

— Ун литр суга 1 литр кефир кушып сибәргә. Шул ук күләмдәге суга ярты пачка лимон кислотасы салырга да мөмкин.

Хезмәт


Нет комментариев