Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Хәбәрләр

Министрлыкта салым бурычын киметү буенча баланс комиссиясе утырышы узды

Министрлык агымдагы елның 26 октябрендә Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы идарәсе вәкиле белән берлектә тармак предприятиеләренең салым бурычын киметү буенча баланс комиссиясенең чираттагы утырышын уздырды.

Россия Федераль салым хезмәтенең Татарстан Республикасы  идарәсе тарафыннан бирелгән белешмәләргә караганда, агросәнәгать комплексы предприятиеләренең Татарстан Республикасының берләштерелгән бюджетына салым бурычы бу елның 1 октябренә 604 млн сум тәшкил итә, бу, узган елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 79 млн сумга күбрәк. Узган ай белән чагыштырганда уңай динамика бар. 21 млн. сумга  кимегән.  Бурычның 62 проценты яки 369,8 млн.сумы банкротлык процедурасындагы 141 предприятиегә туры килә.
Узган атнада уздырылган баланс комиссиясе утырышы нәтиҗәләреннән күренгәнчә,  44 предприятие   гомуми күләмдә 70,2 млн сум   бурычларын  түләгән. 
Бүгенге утырышка 43 предприятие чакырылган иде. Шулардан 28 предприятие гомуми күләмдә 119 млн сум салым бурычларын  түләгән.  

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев